Бөек Җиңү турында хәтер

2020 елда Хәтер һәм дан елын үткәрү турында президент Указы, логотип турында белешмә.

Бөек Ватан сугышы турындагы популяр сайтларга күзәтү: сугыш барышы, сугыш операцияләренең нәтиҗәләре, Бөек Ватан сугышы көрәшчеләренең батырлыклары һәм бүләкләре һ.б.  турында мәгълүмат тупланган интернет порталлар.

Татарстан Бөек Ватан сугышы чорында  – мәгълүмати белешмә. Материал Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты белән берлектә «Хәтер китабы» редакциясе тарафыннан әзерләнгән.

«Фронт бригадалары: сәнгать һәм сугыш» видеоязмасы Бөек Ватан сугышы елларында фронт бригадалары составында алгы сызыкта булган Казан театрларының хатын-кыз артистлары турында.

«Фронтовик-рәссам Харис Якуповның сугыш турындагы рәсемнәре» презентациясе Россия һәм Татарстанның Халык рәссамы, РФ Сәнгать академиясенең хакыйкый әгъзасы, Россия һәм Татарстанның дәүләт премияләре лауреаты Харис Габдрахман улы Якупов турында.

Харис Якуповның иҗаты – татар сәнгати мәдәниятендә үзе бер чор. Сугыш юлларын үтеп, ул сәнгатьтә батырлык темасы җырчысы булды, илебез тарихындагы шул дәһшәтле вакыйгаларының колачлы һәм тормышчан әсәрләрен тудырды.

Сценарий материаллары: Татарстан Республикасы Милли китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән Бөек Ватан сугышы турында материаллар (татар телендә).